“ПРАЙМ” агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, моннан 9 ел элек Җирдән җибәрелгән New Horizons планетара станциясе Плутон планетасының атмосферасы турында төсле рәсемнәр җибәрде. Бу хакта NASA сайтында хәбәр басылган.
Плутонда төшерелгән фотографияләрдә зәңгәр төстәге төтен күренә. Галимнәр бу күренешне азот белән метанның кояш нурлары тәэсирендә реакциягә керүе дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Болай тәэсир итешүдән кечкенә органик кисәкчәләр – толиннар (алар үзләре соры яки кызыл төстә, ләкин кояш нурлары тәэсирендә зәңгәр булып күренәләр) барлыкка килә.
Мондый күренеш беренче тапкыр Сатурнның иярчене булган Титанда табылган иде.
Плутонда бозлы су белән капланган шактый зур кисәкнең табылуы - New Horizons планетара станциясенең икенче ачышы. Фотографияләрдә алар кызыл төстә булып күренә, тик галимнәр хәзергә бу хәлгә аңлатма бирә алмаган.
NASAның Марсны өйрәнә торган икенче төркем тикшеренүчеләре бу планетада йөреп, тикшеренү үткәрүче Curiosity тарафыннан алынган мәгълүматлар турында хәбәр итте. Ул Марста борынгы күлләр һәм елгалар тапкан булып чыкты.
“Марсоходтан алынган мәгълүматлар моннан якынча 3,-3,3 миллиард еллар элек озак вакыт дәвамында күлләр һәм елгалар булуы турында расларга мөмкинлек бирә”,-дип хәбәр иткән NASA хезмәткәре Эшвин Васавад.