Тантананы ачкан вакытта Илдар Халиков әлеге бүләкнең күптәннән, ягъни 1968 елдан бирле үткәрелеп килүе хакында белдерде. Быел бу приз белән бүләкләү инде 17 нче тапкыр уздырыла. Бу вакыт эчендә ул зур иҗтимагый танылу алды.
"Республикада яшь шагыйрьләрне, композитор, язучы, рәссам яки театраль сәнгать вәкилләрен, журналистика, кинематография, педагогика яки эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручыларны ачыклау – бу һәр дәүләтнең, бу очракта РФ субъектының нигезедер, мөгаен”,-диде Татарстан Премьер-министры.
Ел саен иҗат кешеләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясау җиңел эш түгел. Тик нәкъ менә быел жюри әгъзалары җиңүчеләрне сайлап алганда бердәм карарга килделәр, дип билгеләп узды Илдар Халиков һәм лауреатларга бүләкләрне тапшырырга кереште.
Беренче бүләк татар театраль сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткән һәм Ркаил Зәйдулланың "Үлемсез мәхәббәт” спектакле буенча Корбанов образын тудырган, шулай ук Туфан Миңнуллинның "Мулла” әсәрендә Әсфәндияр образын барлыкка китергән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмил Талиповка бирелде.
Бу бүләккә композитор, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Эльмира Галимова да лаек дип табылды. Ул республиканың милли музыкаль сәнгатен үстерүгә өлеш керткәне, аерым алганда, "Сөембикә канаты” дигән арт-опера, "Изге ядкяр” ораториясе һәм "Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасы өчен бүләкләнде.
Татар мультфильмнары тупланмасын барлыкка китергән өчен "Татармультфильм» берләшмәсе билгеләнеп үтелде. Бүләкне бу оешманың директоры Азат Ганиев алды.
Татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткәне, татар телендәге "Дүртенче кат...Бишенче кат...”, "Җылытасы килә дөньяны» дигән шигырьләр җыентыгы өчен Татар китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәехов лауреат исеменә лаек булды.
Татарстан Язучылары әгъзасы, «Идел” журналы бүлеге мөхәррире Рүзәл Мөхәммәтшинның "Каралама” дигән шигырьләр китабы югары бәя алды һәм ул татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде.
Казан милли тикшеренү технология университеты профессоры Николай Улитин исә фәнне үстерүгә керткән өлеше өчен лауреат бүләген алды.
Муса Җәлил исемендәге республика бүләгенә лаек булучыларга "М. Җәлил исемендәге бүләк лауреаты” дигән исем, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының дипломы, лауреат исеменең күкрәк билгесе һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде.
Чыганак: "Татар-информ"