Форум кысаларында төрле секцияләрдә исламны өйрәнүгә, тикшерүгә һәм мөселманнар дөньясында күзәтелгән вәзгыятькә фәнни күзлектән бәя бирүгә багышланган чыгышларны тыңлау, фикер алышу каралган. Пленар утырыштан соң "Үзгәртеп кору елларында заманча ислам агымнары һәм төркемнәре” секциясе үткәрелә.
15 ноябрьдә - "Бүгенге заманда суфыйчылык”, "Ислам турында сөйләшүдә коммуникатив стратегияләр һәм техникалар”, 16 ноябрьдә – "Мөселман хокукы”, "Хакимият һәм дин: өстенлекләр, үзенчәлекләр, юнәлешләр”, "Фәнни һәм экспертлар җәмәгатьчелеге: илебезнең исламны өйрәнү традицияләре” секцияләре була.
Форумның "Ислам турында сөйләшүдә коммуникатив стратегияләр һәм техникалар” дип аталган өлешендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның чыгыш ясавы көтелә, дип хәбәр иттеләр мөфтияттән.