Ике экзит-поллның хәбәрләренә караганда, Саакашвилинең “Бердәм милли хәрәкәт” партиясеннән кандидат Давид Бакрадзе уртача 20 % кына тавыш туплый алган. Бу исә “милләтче”ләрнең узган елда парламентка сайлауларда алынган тавышыннан ике мәртәбәгә кимрәк. Ул вакыттагы сайлауларда “Грузиннар хыялы” 54 % тавыш алып, хакимлек итүче коалициягә әйләнде, хөкүмәтне барлыкка китерде.
Быелгы сайлауларда Нино Бурҗанадзе (“Демократик Грузия”) 8 % тавыш туплап, өченче урынны яулады.
Грузиянең Стратегик идарә институты җитәкчесе Петрэ Мамрадзе “Известия” хәбәрчесенә: “Төбәкләрдә “Грузия хыялы” штабы яхшы эшләде, ә Тбилисидә Бурҗанадзене яклау көчле булды”,-дип белдерде.
- Сайлаулар абсолют рәвештә ирекле алып барылды, алардан соң төрле катлаулы хәлләр килеп чыкмаска тиеш,-диде бу эксперт. Ә шул ук вакытта “Грузия хыялы” штабында инде әлеге җиңүне бәйрәм итәргә дә керештеләр.
- Мин Грузия сәясәтендә Михаил Саакашвилигә урын бирелер, дип уйламыйм,-диде “Грузия хыялы” ннан депутат Давид Бердзенишвили. - Әлегә эшләүче Президент үзе дә моны аңлый торгандыр, дип уйлыйм.
Яңа сайланган Президент үзенең вазифасына 17 ноябрьдә керешәчәк.
Маргвелашвили элек “Известия”гә Россия белән “рациональ мөнәсәбәтләр” урнаштыру турында әйткән иде.
“Бердәм милли хәрәкәт” партиясе вәкиле Бакрадзе үзенең җиңелүен аңлаган хәлдә, илне “тыныч сайлаулар” белән, ә Маргвелашвилине җиңү илә котлады. Бурҗанадзе исә сораштыру нәтиҗәләрен танымавы хакында белдерде.