ТҖ МДНнең яшьләр бүлеге хезмәткәрләре яшь мөселман активистлары белән Казан епархиясендә православияле яшьләре белән очрашып, җылы әңгәмә корды. Ике конфессия вәкилләренең ул беренче тапкыр гына очрашулары түгел. Бу юлы яшьләр стереотиплар хакында сөйләште. Аерым алганда, сүз дин, югары әхлакый сыйфатларга ия буын тәрбияләү, гаилә кору турында барды.
Кунак буларак чакырылган Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара багланышлар бүлеге баш белгече Илгиз Сарманов әйтүенчә, рәсми булмаган динара чаралар уздыру бик әһәмиятле роль үти. Алар яшьләргә бер-берсе белән якыннан танышырга, төрле яклап ачылырга яхшы җирлек булып тора.
Озакка сузылган әңгәмәдән соң, яшьләр уртак фотога төште һәм киләсе очрашуларын нәзарәттә оештыру нияте белән таралышты, диелә ТҖ мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.