Мөфти Әлбир Крганов төзекләндерүдән соң мәчет ачылышын Чуашстан татарларының икенче яңарышы дип бәяләде. Чөнки халык 90 елларда төзелгән мәчетне зурайтып, балалар өчен яңа уку бүлмәләре, ашханә булдырып яңадан төзеде. Мөфти сүзләренчә, димәк, халыкка мәчет кирәк һәм бу Чуашстан татарларының традицион ислам яңарышы кичерүен, мөселманнарның бердәмлеген күрсәтә.
Мәчет ачылышына бөтен Чуашстан имамнары килгән иде. Чуашстанда барлык мәчет-мәхәлләләр бер Диния нәзарәтенә карый. Мәчетнең икенче сулышы башлану уңае белән узган бәйрәмгә барлык авыл һәм Чабаксар, Канаш, Шумерля шәһәрләре имамнары катнашты. Мөфти Әлбир Крганов халыкка бер сәгатьтән артык вәгазь сөйләде, кешеләр таралышмыйча, игътибар белән тыңлады. Шулай ук республика мөхтәсибләре дә чыгыш ясады.
Мәчетне яңадан төзү эшен эшмәкәр Минхәйдәр Йосыпов башкарып чыккан. Мөфти аңа һәм шушы изге эштә катнашкан кешеләргә Диния нәзарәте бүләкләрен тапшырды. Имамнар, эшмәкәрләр, мәхәллә халкы чыгыш ясаганда, Чуашстан татарларының алга баруын мөфти Әлбир хәзрәт Кргановның тырышлыгы нәтиҗәсе булуына басым ясады.
Мәчет ачылу уңаеннан, Чуашстан татарлары автономиясе рәисе Фәрит Гибатдинов та чыгыш ясады һәм Татар конгрессы исеменнән Кызыл Камыш имамына бүләк бирде. Фәрит Гибатдинов Чуашстан татарларының башка регионнарга үрнәк булуын белдереп, киләчәктә дә матур гына яшәп, татарларның, мөселманнарның бердәм-бүленмәс булып калуларын сорады. — Әллә каян күренеп тора: республикада мөселманнар рәхәтләнеп яшиләр, үз көннәрен үзләре күрә беләләр. Аллага шөкер, Чуашстан татарлары, мөселманнары арасында, гомумән алганда, мәхәлләләр бердәм-, диде Гибатдинов.
Мәчет ачылышы өйлә намазына кадәр дәвам итте. Мөфти Әлбир Крганов җитәкчелегендә намаз укылды. Намаздан соң яңа ашханәдә корбан ашы узды.