Үлем үкенечсез булмый диләр...

Хәмит иртәнге якта редакциядә бик бирелеп эшләп утырганда, кинәт кенә телефон шалтырады.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 12
Хәмит иртәнге якта редакциядә бик бирелеп эшләп утырганда, кинәт кенә телефон шалтырады. Аннан таныш бер ханым: «Хәмит, ишеттеңме әле – классташың Рәдис үлгән бит. Бүген Җегелде авылы зиратына алып кайтып җирләячәкләр. Классташыңны соңгы юлга озатырга теләсәң, хәзер үк кварталга аларның фатирына кил”,-дигән сүзләрне ишеткәч, бер мәлгә өнсез калды, уйларының җебен югалтты.
"Ничек инде алай булды соң бу? Әле Рәдис пенсиягә чыгарга да өлгермәде. 48 генә яшь иде бит аңа”,-дип уйланды Хәмит. Телефоннан хәбәр салучы Фирдәвес Рәдиснең үлеме сәбәбен: "Инфаркт, диделәр”,- диде. Шунда аларның сүзләре өзелде. Күрәсең, ул ханым үзе дә кварталга ашыга иде, ахрысы.
Җитәкчеләрен генә кисәтте дә, Хәмит үзе дә кварталга чыгып йөгерде. Ник дигәндә, ихтирам итә иде ул сабакташы Рәдисне. Хәтта мәктәптә аның белән ярышып диярлек укыды. Класста алар иң яхшы укучылар исәбендә йөрделәр. Теге яки бу мәсьәләне чишәргә кирәк булганда, класстагы тынлыкны бозып, иң беренче булып Рәдиснең кулы күтәрелә иде. Дөрес, ул үзенең уң кулын укытучылар өйрәткәнчә, тыйнак кына күтәрә белми, кулын болгый-болгый: "Апа, апа, мин чиштем!”-дип тәкрарлый-тәкрарлый, укытучыны үзенә чакыра иде. Билгеле, математика укытучысы Надия апа шунда ук Рәдис янына килеп җитә һәм аның дәфтәренә күз сала. Аннары ул: "Сәлимов, мәсьәләнең ахырын дөрес чишмәгәнсең. Менә бу урынын кара әле, ялгышыңны төзәткәч, бәлки җавабы да дөрес чыгар”,-дип Рәдис яныннан китеп бара иде. Рәдиснең шундый елгыр булганы өчен ак көнчелек белән көнләшеп тә куя иде Хәмит. Бу вакытта ул, кем әйтмешли, теге мәсьәләнең эченә кереп китеп, шулай ук аның ахырына якынлашкан була иде. Әмма ул бервакытта да ярдәмгә башкаларны чакырмады, фәкать биремнең ахырын гына карап алыр иде. "Дөрес чыкканмы, юкмы икәнлеген белү өчен китапның ахырында җавабы бар бит. Нигә яныңа укытучыны чакырып торырга инде?”-дип уйлый иде ул.
Рәдис энесе Илшат белән кечкенәдән үк әтисез үсте. Әтиләре Илгиз бер мәҗлестән кайтып барганда, йөрәк өянәгеннән вафат булган диделәр. Шулай да, әниләре Рәсимә кибетче булып эшләгәнгә күрәме, башкаларга караганда, алар начар яшәмәде. Киресенчә, мәктәпкә килгәндә Рәдиснең сумкасында Хәмитнең төшенә дә кермәгән хуш исле тәгамнәр салынган була иде. Ул аларны барлык сыйныфташларын кызыктырып, ашап утырыр иде. Дөрес, казылык дигәненнән, бармак башы кадәрле генә итеп, аларга да бераз өлеш чыгара. Рәдис сүзгә осталыгы, тапкырлыгы белән дә башкалардан шактый аерылып торды дисәм дә, хата булмастыр. "Малайлар, бүген иртә белән Әминә апаны очраттым. Ул ире Рәшитнең эштән би-ик арып кайтуы турында сөйләде. Моның белән нәрсә әйтергә теләгәндер – шунысы гына аңлашылмады”,-дип сорау куйды ул беркөнне. Бу вакытта алар инде яшүсмер егетләр иде. Әминә апаның зарлануын да үзләренчә юрадылар. Димәк, Әминә апага мәхәббәт, иренең назы җитми...
Һәрхәлдә, яннарында Рәдис булганда, алар боегып утырмыйлар; ул берәр көтелмәгән сүз әйтеп, әңгәмәгә ниндидер бер үзгә җанлылык кертә, малайларны елмаерга мәҗбүр итә иде. Дөресен әйтим, барысына да рәхәт һәм күңелле иде ул булганда.
Әтнә урта мәктәбен тәмамлагач кына аларның юллары аерылды. Рәдис ул чактагы шаукымга бирелепме, хәрби кеше булырга ниятләде. Хәтта документларын Саратовтагы хәрби училищега илтеп биргән дип сөйләделәр. Тик андагы комиссияне уза алмаган. Аннары Казан дәүләт университетының юрфагына керү омтылышы ясаган, тик анда да уңышка ирешә алмаган. Соңрак ул Казандагы "Оргсинтез” берләшмәсенә кереп, шунда оператор булып эшләргә кереште. Әмма башка югары уку йортына кереп, анда белем алу ягын кайгыртмады. Сәламәтлеккә беренче категорияле зыянлы цехта 30 ел эшләгән, тик пенсиягә генә чыга алмаган. Әнисеннән аңа 21 мең сум акча калган булган. Советлар заманында ул суммага күп әйберләр (әйтик, ул чакларда "Жигули» автомобиле 7 мең 300 сум тора иде) алып булса да, Рәдис гаиләсе белән гомер бакый диярлек тулай торакта яшәгән. Фәкать үләренә бер елдан да кимрәк вакыт калганда гына Казандагы кварталдан 3 бүлмәле фатир алу бәхетенә ирешкән.
Сөйләүләренә караганда, Рәдиснең үлеме дә үкенечле килеп чыккан. Соңгы вакытларда ул башкаладагы бер хастаханәгә хуҗалык эшләре буенча урнашкан. Бакыйлыкка күчәсе көнне ул инде эшен төгәлләп, өенә кайтырга чыкмакчы булган. Шулчак аны йөрәк өянәге тотып алган. Гөнаһ шомлыгына каршыдырмы, Рәдиснең чире башланыр алдыннан гына бер хатын-кызның хәле китеп, табиблар аның янына ашыккан. Алар Рәдис янына килгәндә инде соң булган. Күрәсең, аңа Аллаһы Тәгалә хозурына барырга вакыт җиткән булгандыр. Табиблар Рәдисне коткарып кала алмаганнар, ул хастаханәдә җан биргән.
...Менә Җегелде авылы зиратында яңа кабер пәйда булды. Аңа Рәдиснең җансыз гәүдәсе дәфен кылынды. Кайберәүләр аның якты дөньядан китүен хәмер эчәргә яратуы белән бәйләргә тырышты. Тик Хәмитнең фикеренчә, хикмәт анда гына түгел иде. Ул фани дөньяда лаеклы үз урынын таба алмыйча, зур уңышка ирешмичә, мәңгегә күзләрен йомды шикелле. Ә мәктәптә чагында классташларын алга әйдәүче кеше иде бит ул. Талантлы затның шулай тиз арада гүр иясенә әйләнүе Хәмит өчен аеруча кызганыч һәм үкенечле булып тоелды. Күрәсең, тәкъдирендә шулай язылган булгандыр, ә үлем үкенечсез булмый дигән сагышлы уйларга бирелде Хәмит Әхмәт улы.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе