Латвия дәүләт театры Флорид Бүләковның әсәрен сәхнәләштерә

Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” исемле спектакле премьерасы Риганың Дайлес театрында 21 октябрь көнне булыр, дип көтелә.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 07

Латвия дәүләт театры – Дайлес театры – Флорид Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме..." әсәрен сәхнәләштерә.

Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” исемле спектакле премьерасы Риганың Дайлес театрында 21 октябрь көнне булыр, дип көтелә.

Баш рольләрне театр артистлары – Индра Бике, Юрис Барткевичс, Элина Дзелме, Мартиньш Почс – башкара. Латыш теленә әсәрне режиссер Паулс Тимротс үзе тәрҗемә иткән.

Күренекле драматург Флорид Бүләковның исеме Башкортстан белән Татарстанда гына түгел, ә Русия күләмендә дә, чит илләрдә дә мәгълүм. Аның пьесалары төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан иде. Бүләков әсәрләре Башкортстан, Татарстан сәхнәләрендә генә түгел, ә башка күп төбәкләрнең һәм чит илләрнең дә 150ләп театрында куелды һәм алар бүген дә репертуардан төшми.

Башкортстанның халык язучысы Флорид Бүләков быел гыйнвар аенда 67 яшендә вафат булды. 45 яшенә кадәр ул фәкать журналист буларак кына билгеле иде. Шуннан соң аның драматург таланты да ачылып китте. Бүләков соңгы егерме ел эчендә иң җимешле иҗат итүче әдипләрнең берсенә әверелгән иде.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе