Корбан ашын оештыручылар Татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин, Мөфтиятнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин, «Ихлас» хәрәкәте лидеры Нияз Закировның сәхнәдә янәшә басып торуы, яшьләрне чиратлашып татар телендә котлавы халыкка зур тәэсир итте. Чөнки моңарчы яшьләрнең шул дәрәҗәдә берләшеп эшләве Татарстан тарихында булмады.
Тәбриз Яруллин сүзләренчә, милли һәм дини оешма активистларын бер максат — милләтебезне һәм динебезне саклау, үстерү берләштерә. Бергәләп эшләү оешмаларның активлыгын үмтерәчәк һәм нәтиҗә зуррак булачак.
Айнур Әхмәтшин исә яшьләрне динилеккә, бердәмлеккә һәм һәр яктан патриот булырга чакырды. Шулай ук секта һәм радикаль агымнардан ерак торырга, традицион исламны үстергә өндәде.
Нияз Закиров яшьләргә социаль яктан актив булырга чакырды, бизнес тармагын үстерүнең милләт өчен әһәмиятле булуын җиткерде.
Корбан ашында шулай ук «Сорнай» ансамбле мөнәҗәтләр, татар җырларын башкарды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!