Әлеге башлангыч белән Татарстан Диния нәзарәте һәм Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин чыккан иде. Кибетләр челтәре җитәкчесе Мөслимә ханым Латыйпова дин кардәшләренең теләген искә алып, Тукай урамындагы 64 йортта яңа сәүдә урынын булдырды.
Чарада Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Казанның имам-мөхтәсибе, "Әл-Мәрҗани” Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Үзәкләштерелгән Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, "Бәхетле” кибетләр челтәре генераль директоры Мөслимә Латыйпова катнашты.
Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин тантананы ачып, бүгенге көндә башкалада һәм, гомумән, республикада исламның алгарышын билгеләп узды. "Игътибар итик, әле моннан берничә ел элек кенә башкалабызда 5-6 мәчет кенә эшләп килә иде. Хәзер аларның саны 50 дән артып китте. Мөселман кафелары, хәләл ризык сатучы кибетләр хакында хәтта хыяллана да алмадык. Аллаһның рәхмәтедер бу, карагыз, хәзер мөселманнарыбыз хәләл ашханәләрдә туклана, кибетләрдән хәләл ризык сатып ала. Шул түгелме безнең алга китешебез, шул түгелме ислам яңарышы?” – дип мөрәҗәгать итте ул Иске Татар бистәсе мөселманнарына. Имам-хатыйб ассызыклаганча, ислам кушканча яшәүчеләр саны артканнан-арта бара, мәчетләргә яшьләр күпләп йөри, мәдрәсәләребездә дини белем үзләштерү өчен дә бар мөмкинлекләр тудырыла. Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе дә Казан мөселманнарының шатлыгын уртаклашып, хәләл ризыклар сату челтәрен киңәйтүче эшмәкәрләргә рәхмәтен җиткерде.