"Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе”

30 гыйнварда “Ярдәм” мәчетендә, күренекле дин әһеле һәм галим, тарихчы, мәгърифәтче Хөсәен Әмирханның (1814-1893) тууына 200...

БӘЙЛЕ
2014 Янв 22
30 гыйнварда "Ярдәм” мәчетендә, күренекле дин әһеле һәм галим, тарихчы, мәгърифәтче Хөсәен Әмирханның (1814-1893) тууына 200 ел тулу уңаеннан, "Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк.

Фәнни җыенда түбәндәге мәсьәләләр карала:

Хөсәен Әмирхан һәм татар традиционализмы;
"традицион ислам» терминын аңлау проблематикасы: төп билгеләмәләр;
татарларда ислам эволюциясе һәм татар моделе формалашу;
татар милли мәгарифенең һәм теленең дини-милли кыйммәтләр нигезендә үсеше;
татар-мөселман гаиләсе институты;
татар-мөселман мәхәллә системасы;
Россиядә мөселман оешмаларының хакимият органнары белән мөнәсәбәтләр коруы.

Хөсәен Әмирхан Чистай, Казан, Бохара мәдрәсәләрендә укый. 1846 елда Казанга кайта, 1849 дан Яңа бистәдә "Иске таш" мәчет имамы. «Әмирхания» мәдрәсәсендә укыта. Хөсәен Әмирхан - татар тарихы фәне үсешенә иң зур тәэсир ясаучы шәхес.

Мөселман дөньясы тарихында эз калдырган шәхесләргә багышланган тарихи-библиографик хезмәтләр авторы. Татар телендә Коръән тәфсире «әл-Фәваид»ны язучы (1870-80 еллар). «Тәварихе Болгария» (1883), Нөҗүмет-тәварих (1884), " Шәҗәрәи галия фи бәян әл-әнсаб» (1884), "Тәварихе биладә рәбига, ягъни Мәккә вә Мәдинә вә Бәйтелмөкаддәс вә мөкам Хәлили-әр-рахманның фиһристе» (1870-80) китапларын яза.
Конференцияне «Ярдәм” мәчете Россия ислам институты, Фәннәр Академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты, "Әмирхания” фонды белән берлектә оештыра.
Конференциянең узу урыны: "Ярдәм” мәчете, Серов урамы, 4а. Башлана 10да.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе