Төркиянең Истанбул шәһәрендә "Halal and Tayib Expo 2015" 6 нчы халыкара хәләл азык-төлек күргәзмәсе үткәрелде. Аны GIMDES (Төркия) халыкара сертификация оешмасы оештырган.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарт комитетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Азат Хөрмәтуллин катнашты. Сәфәр барышында Комитет вәкиле GIMDES оешмасы президенты Хөсәйн Буюкозер белән аерым очрашты. Ике як хезмәттәшлек турында фикер алышты һәм “Хәләл” стандарт комитетының Төркиядәге вәкилен билгеләде. Әлеге вазыйфаны Әминә Филоненко башкарачак, дип хәбәр итә ТҖ МДН матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"