Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе Швейцариядән кунаклар кабул итте

Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе Швейцариядән кунаклар кабул итте.

БӘЙЛЕ
2013 Дек 23
Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе Швейцариядән кунаклар кабул итте.

Болар – җиде тел белүче, тарих, рус теле укытучысы Клара Сокол белән тарих, француз теле мөгаллиме Адриан Кунзи һәм 16 укучысы. "Күпмилләтле Россия” дип исемләнгән проект әзерли торган кунаклар Россиядә яшәүче халыклар тормышы белән кызыксынган.

Алар Казанда вакытта Милли музейда, Казан Кремлендә булган, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында, яшьләр белән очрашып, татар мәдәнияте турында татарча чыгышлар тыңлаган. Гимназиядә уздырылган "түгәрәк өстәл” утырышында укучылар татар мәдәнияте, Казан, Универсиада кебек темаларга, ә кунаклар Швейцариядәге сәясәт, белем бирү системасы, халык мифлары турында кызыклы чыгышлар ясаган. Изге Болгар җиренә дә сәяхәт кылган. КФУның Филология һәм сәнгать институтының инглиз теле укытучысы Алсу Әшрәпова һәм аның студентлары яңа дусларын татарча биергә, "Йөзек салыш” уенын уйнарга өйрәткән.

Берничә дәүләт теле булган Швейцариядә һәр телне дә камил белгән яшьләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Гимназистларның күбесе кимендә дүрт тел белә.

"Быелгы проект башкаларыннан күпкә аерылып тора. Ел дәвамында Интернет аша аралашып торсак та, Казанда безне нәрсә көткәнен ахыргача күз алдына да китермәдек. Ә безне бит могҗиза көткән ләбаса”, – дигән Клара ханым. Бу хакта "Ватаным Татарстан” газетасы хәбәр итә.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе