Министрлык хезмәткәрләре мәгълүматына караганда, республиканың суд-медицина экспертизасына авиаһәлакәттә мәрхүм булганнарның 494 кисәге китерелде. Аларның 89ы тикшерелде инде.
Медучреждениегә һәлак булганнарның туганнары килү дәвам итә. Алар генетик анализны ачыклау өчен кан үрнәкләре тапшыра. Һәлакәт корбаннарының туганнары һәм якыннары белән Тикшерү комитеты хезмәткәрләре вә психологлар шөгыльләнә.
Казанда 17 ноябрьдә инде караңгы төшкәч килеп чыккан авиаһәлакәттә 44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы һәлак булды дип хәбәр итте "Российская газета”.