Габделхак хәзрәт - 20 гасыр азагы-21 гасыр башындагы дин галимнәренең иң күренеклесе, революциягә кадәрге татар дини мирасын дәвам итүче, ислам диненә багышланган күп китаплар авторы. Фәнни җыенда «Рухи мирас» исемле премия тапшыру да гадәткә керде.
Сәгать 9 да башланачак укуларга Саматовның улы, Ханти-Мансы мөфтие Таһир Саматов, Чувашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов, Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев, Бөтендөня Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов чакырулы.