Казанда “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән тамаша була

Аны Мәскәү тамашачысы инде күрде, Казаннан соң Уфа, Астана мөселманнары карый алачак

БӘЙЛЕ
2016 Фев 01

Татарстан башкаласы Казанда “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү”дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган дини-мәдәни чара 8 февральдә сәгать кичке 7дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була. Беренче тапкыр “Мәүлид ән-Нәби” проекты Мәскәүдә генә түгел, төбәкләргә тур буларак башка шәһәрләрдә дә күрсәтелә. 12 февральда бу тамашаны Уфа, ә март аенда Астана мөселманнары карый алачак, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.

Казандагы чараны исә Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хузур” нәшрият йорты ярдәме белән оештыра.

Театральләштерелгән тамашаның төп герое – тормышыннан канәгать булмаган яшь мөселман эшмәкәре. Барлык уңышсызлыкларының сәбәбен тирә-як мохиттән генә күрергә күнеккән герой рухи эзләнүләр дөньясына кереп китә. Тамашачы геройның уйланулары аша Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән чор һәм кешелек дөньясын элек-электән борчыган күп кенә сорауларга җавап табу күренешләренең шаһиты була.

Төп рольләрне танылган актер Марат Бәшәров, дин әһеле һәм “Триллионер” проекты авторы Шамил Әләүтдинов, шагыйрь һәм сценарий авторларының берсе Ренат Әбәнов, Камил Фәхретдинов, Рөстәм Мостафин башкара.

Куелышта “Сүзләрсез” бию театры артистлары (Казан) һәм Татарстан дәүләт камера хоры солистлары, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Шәрип Умханов һәм 40ка якын башка артист катнаша.

Проектның җитәкчесе – Илдар хәзрәт Әләүтдинов, администратор – Азат Галәмшин, режиссер – Илдар Кәрим, сценарий авторы – Ренат Әбәнов һәм Илгиз Зәйни.

Тулырак мәгълүмат mavlid.ru сайтында бирелгән.
“Татар-информ”


avatar
1 Вәсилә Рәхимова • 20:22, 2016 Фев 04
Рекламасы, мәглуматы җитәрлек. Ә МЕНӘ Б И Л Е Т Л А Р Н Ы ТАБУЫН, НИЧЕК КУЛГА ТӨШЕРЕРГӘ МӨМКИНЛЕГЕ 7 ЙОЗАККА БИКЛӘНГӘН. Бездә бер генә юнҗле эш тә нервы бетермичә, гади халыкны сукырандырмыйча барып чыкмый, күрәсең!
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе