
Илсур Метшинның фикеренчә, Мөселманнарны Тернәкләндерү үзәге булган "Ярдәм” мәчете ишегалдында агачларны күп утыртырга ярамый. Аларны фәкать тимердән эшләнгән койма янына гына утырту мәслихәт. Дөрес фикер бу. Ник дигәндә, мәчетнең ишегалды махсус кәс белән әйләндереп алынганлыктан, болай да матур кыяфәттә. Берничә елдан алар үсеп җитеп, ишегалдын каплап бетерергә мөмкин, ләбаса.

Соңыннан Илсур Метшин әлеге өмәне оештыруда катнашкан һәркемгә үзенең олуг рәхмәтләрен белдерде.