Әлеге төп рәсми документ имамнарга 4 елга бер тапкыр бирелә. Аңа кадәр имамлык итүгә әзер булган дин әһеле, мәчет-мәхәлләнең Уставын раслатып, теркәлү үтәргә һәм белемнәрне күтәрү курсларын узарга тиеш. Мөфти Камил хәзрәт һәм Казанның имам-мөхтәсибе, "Әл-Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт кулыннан 51 имам шаһәдәтнамәләр һәм Изге Коръән китабы алды. Мөфти билгеләп узганча, мәҗлескә җыелучылар арасында инде унынчы мәртәбә һәм шул ук вакытта тәүге тапкыр әлеге документка ия булучылар да бар.
"Шунысы куанычлы, дин әһелләре арасында яшьләребез саны арта һәм алар шушы болгавыр заманда дини кыйблабызны югалтмыйча, остазларына тугрылыклы рәвештә,алга таба намуслы хезмәт итәрләр һәм үз мәчет-мәхәлләләрендә Ислам динен үстерү юлында армый-талмый хезмәт итәрләр”, - дигән теләкләрен җиткерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт исә шулай бердәм булып эшләгәндә, яшәгәндә генә алга китеш булачагын, дин әһелләренең абруе тагын да күтәреләчәгенә басым ясады. "Өлкәннәрнең, тәҗрибәле имамнарның киңәшләрен тотып, яңа фикер һәм башлангычлар белән динебезгә хезмәт итик. Һәр сөйләгән вәгазьләребез эчтәлекле, халыкка үтемле булырга тиеш. Мәхәллә мөселманнарының рухи яшәешендә дин әһелләренең роле нык зур”, - диде ул яшь имамнарга мөрәҗәгать итеп.
Имамнарны шулай ук әлеге тантаналы вакыйга белән Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Мансур улы Арсланов та тәбрикләде. Моннан тыш, мәҗлестә Мансур хәзрәтнең Казан шәһәренең "Әл-Мәрҗани" мәчетендә имамлык итүенә 18 ел тулуны билгеләп үттеләр һәм аның эшчәнлегенә зур бәя бирелде.
Сөләйман НӘҖМИЕВ,
"Татар-информ"