Казахстан Татарстан белән хәләл-индустрия үсеше өлкәсендә тәҗрибә уртаклашты

Россия Ислам университеты хезмәткәрләре Казанда “Россия һәм дөньяви хәләл базарына чыгу технологиясе” халыкара семинарын үткәрә.

БӘЙЛЕ
2013 Сен 27
Россия Ислам университеты хезмәткәрләре Казанда "Россия һәм дөньяви хәләл базарына чыгу технологиясе” халыкара семинарын үткәрә. Семинарда Казахстанның хәләл өлкәсендә танылган "Казахстан Хәләл индустриясе” ассоциациясе рәисе, илаһият профессоры Марат Сарсенбаев чыгыш ясый.

Семинар гадәттәгечә изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Аннары катнашучылар сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Россия Ислам университеты ректорының уку эшләре буенча урынбасары Марат Гыйльманов семинарда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Ул вузның ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл” стандарты комитеты белән уртак чаралар оештырып күптәннән хезмәттәшлек итүен белдерде.

Россия Ислам университетының Ислам икътисады һәм идарәсе кафедрасы мөдире Галим Вахитов Казахстан кунагына семинарда лектор буларак катнашырга риза булуы өчен рәхмәт белдерде.

Марат Агибаевич Россия хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудырган өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Хәләл-индустрия һәр төбәктә аерым үсеш ала, әлбәттә билгеле дәрәҗәгә җиткән дип белдерде. "Әмма киләчәктә дә үсеш алу өчен берләшү зарур. Хәләл-индустриянең киләчәген нәкъ менә бер-беребез белән хезмәттәшлек итүдә күрәбез”, - дип уртаклашты үз фикере белән Сарсенбаев.

Россия Ислам университеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, семинар 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Семинар тәмамлангач, лекцияләргә йөрүчеләргә "Хәләл-индустрия өлкәсендә эксперт дипломнары” тапшырылачак.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе