Үзегезнең хыялыгызда йөрткән никах мәҗлесен үткәрергә телисезме? Сез ул хыялны Казандагы биниһая матур «Ярдәм» мәчетендә тормышка ашыра аласыз.
Бәйрәмнең яртыдан артык уңышын аны үткәрү өчен уңайлы урын сайлау алып тора.
Үзенең биниһая мәһабәт тышкы күренеше һәм эчке интерьеры белән дан алган “Ярдәм” мәчетендә төрле тантаналар һәм никахлар бүлмәсе ачылды. Биредә милли төсмер Европа гореф-гадәтләре белән үрелеп бара. Әлеге бүлмәгә 80 кешегә кадәр чакырырга мөмкин.
Ислам диненә каршы килми торган тантананы монда мәңге онытылмаслык, кабатланмаслык итеп үткәрү мөмкинлеге бар. Безнең белгечләр тантананы оештыруга кагылышлы һәр мәсьәлә буенча сезнең белән киңәшергә әзер тора. Шулай ук бәйрәмне уздыру буенча сезнең теләгегезне исәпкә алып, меню төзеләчәк.
“Ярдәм” мәчетенең тантаналар залында сез аш-су осталарының маһирлыгын һәм биредәге хезмәткәрләрнең ихлас күңелдән ясаган кунакчыллыгын татый аласыз.