Яшь башкаручыларның "Татар моңы – 2013” Халыкара телевизион конкурсы гала-концерты пәнҗешәмбе көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булып узды.
Әлеге иҗади бәйге инде алтынчы тапкыр уздырыла һәм һәр ел саен анда катнашучыларның географиясе киңәя бара. Бу юлы сайлап алу турлары Оренбург, Самара һәм Ульян өлкәләре, шулай ук Новосибирск һәм Башкортстан татар җәмгыятьләре арасында барды. Фестивальдә барлыгы Россиянең 20 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Кытай һәм Төркиядән кешеләр катнашты. 1500 дәгъвачы арасыннан 47 башкаручы сайлап алынды һәм алар гала-концертта чыгыш ясады.
Анда татар эстрадасының танылган җырчылары Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова, Мәсгуд Имашев һәм башкалар чыгыш ясады.
"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте