«Ярдәм» мәчетендә лифтләр эшли башлады

Шушы көннәрдә Казанның «Ярдәм» мәчетендә 7 һәм 13 кеше сыешлы ике лифт...

БӘЙЛЕ
2013 Авг 22
Шушы көннәрдә Казанның «Ярдәм» мәчетендә 7 һәм 13 кеше сыешлы ике лифт кабинасын эшләтеп җибәрделәр.

Билгеле булганча, “Ярдәм” мәчете каршында Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге урнашкан. Бу бина 3 катлы булганлыктан, күрмәүчеләргә баскыч буйлап күтәрелүе яисә төшүе кыен хәл булганлыктан, лифтләргә ихтыяҗ зур иде. Шуңа күрә дә төзүчеләр биредә лифтләр урнаштыру карарына килделәр. Лифтләр шулай ук әлеге үзәктә башка төр инвалидлар да дини белем алыр дигән исәптән чыгып та төзелде.

Шунысын да билгеләп узу мәслихәт: якын көннәрдә “Ярдәм” гыйбадәтханәсе бинасы яңа компьютерлар классы белән дә тәэмин ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Казанда Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге быелның 19 июлендә Коләхмәтев һәм Серов урамнары чатында ачылган иде. 300 кешегә исәпләнгән “Ярдәм” мәчете дә булган мондый 3 катлы мәһабәт бина күрмәүчеләрне рухи яктан тернәкләндерү өчен Россиядә хәзергә бердәнбер булып кала бирә.

Элек бу үзәк башкалабызның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә урнашкан иде. 5 ел вакыт эчендә анда оештырылган дини белем алу курсларында 700ләп кеше укып чыкты. Ә мәчетнең “Нур” дигән нәшриятында Брайль системасы буенча меңәрләгән китаплар бастырылды. Күзләре буенча инвалидларга бу курсларны “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе