"Ярдәм" сукырларны тернәкләндерү үзәге Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә оештырган Мәүлеткә Коръән-хафизлар төркеме, "Яшь мөслимә" курслары кызлары, Яшел Үзән районының Норлат балалар йорты, "Тәртибендә тайпылыш булган балаларны социаль-тернәкләндерү үзәге», күрмәүче инвалид балалар, "Ярдәм" мәчетендә ял көннәрендә укучы күрмәүче балалар катнашты. Болардан тыш, башка кунаклар да бик күп иде.
Балаларны Мәүлид бәйрәме белән "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов, "Ярдәм" күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльмединова тәбрикләде. Илдар Баязитов балаларны Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с. г. в.) олылырга, уку һәм тәртип белән аңа үрнәк булырга чакырды.
Мәүлет бәйрәмен оештырырга җырчы Ильяс Халиков белән супер тамада Гамил Нур булышты. Бер генә бала да бүләксез калмады. Аларга иганәчеләр ярдәмендә бүләкләр әзерләнгән иде. Ә балалар Коръәннән аятьләр һәм сүрәләрне яттан сөйләүдә осталыгын күрсәтте.
Барлык балаларга да тиешле игътибар күрсәтелде. Балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр чараны оештыручыларга зур рәхмәтен әйтте. Балалар үз кулләре белән рәхмәт хатлары да әзерләгән. Алар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка, "Ярдәм" үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага, Айнур Әхмәтшин һәм Ләйсән Дәүләтшинага тапшырылды.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте