Рейтер агентлыгы хәбәр итүенчә, мотоциклга утырып килгән хәрби кешеләр Йәмәндә шәхси килешү буенча эшләүче ике белоруслыга ут ачканнар.
Бүген ММЧ хәбәрчеләре Йәмәннең башкаласы Санада ике чит ил гражданына хәрби һөҗүм булу турында мәгълүмат биргән иде. Имеш, алар ил Президентының хәрби киңәшчесе булганнар.
Чит илдән килгән кешеләрнең берсе шул урында вафат булган. Икенчесе авыр хәлдә якын арадагы хастаханәгә китерелгән. Табиблар әлегә кадәр аның тормышы өчен көрәшә.
Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, һөҗүмгә "руслар” дучар ителгән. Санадагы Россия илчелегендә ул кешеләрнең БДБ илләре вәкиле булуы турында әйткәннәр. Ник дигәндә, дипломатлар әйтүенчә, Россия белән Йәмән арасында хәзерге вакытта хәрби өлкәдә хезмәттәшлек туктатылган һәм бу илдә Россиянең хәрби белгечләре юк.