Фәләстиннәрне азат итүгә теракт корбаннарының туганнары каршы булды. Алар мәхкәмәгә петиция, ягъни аңа каршы булулары хакында гариза язып бирделәр, тик суд моңа ризалык белдермәде.
Өченче төркем әсирләрне азат кылу гыйнварның беренче көннәрендә бу төбәккә АКШ дәүләт сәркатибе Джон Керри килер алдыннан эшләнде. Ә ул исә бу төбәктә тизрәк тынычлыкны алга сөрүне таләп итә.