«Медицина хезмәткәрләре соравы буенча иҗтимагый тәртипне саклау өчен анда полиция посты куярга мәҗбүр булдык”,-дигән "ИТАР-ТАСС” хәбәрчесенә ЭЭМнең Удмуртия буенча матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Елена Кузнецова. Аның тәгаенләвенә караганда, полиция хезмәткәрләре, беренче чиратта, "авыручыларның тынычлыгын саклый”.
Е. Кузнецова сүзләренчә, медиклар Калашников җанатарлары "тегендә-монда йөреп, авыруларның тынычлыгын бозар” дип курыкканнардыр. Тик аңа "фанатларның медицина учреждениесе буйлап йөрүләре” билгеле түгел.
ЭЭМның матбугат хезмәте урынбасары билгеләп узганча, хәзерге вакытта "хастаханәгә керү тыелган”. Полиция посты биредә бүген төне буена да торыр, дип көтелә.
"Әгәр медиклар хастаханәдәге хезмәткәрләрне алырга кирәк дип санаса, без аны эшләячәкбез”,-дип белдергән Е. Кузнецова.
1919 елның 10 ноябрендә дөньяга килгән Михаил Калашников 95 нче яше белән барганда, кичә – 23 декабрьдә вафат булды. Ике тапкыр СССР каһарманы Михаил Тимофеевич Удмуртия клиника-диагностика үзәгенең реанимация бүлегенә 17 ноябрьдә салынган иде.