Иртәгә - Мигъраҗ кичәсе

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бу төндә Мәсҗидүл-Хәрамнан Мәсҗидүл-Аксага күчте, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укыды.

БӘЙЛЕ
2013 Июн 04
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бу төндә (быел бу мөбарәк кичә 5 июньнән 6сына каршы төнгә туры килә) Мәсҗидүл-Хәрамнан Мәсҗидүл-Аксага күчте, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укыды. Пәйгамбәребез Мәсҗидүл-Аксадан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтте. Шуның аша үткән вакытта, һәрбер күктә олуг пәйгамбәрләр белән очрашты. Алар Рәсүлебезнең киләсен белеп тордылар, "Сиңа Пәйгамбәрлек килдедәме инде?” – дип сорадылар. Алар белән очрашканда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәрбер күктә фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрде. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә иде. Икенчеләре рөкугта иделәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең хозурына килеп, Аның белән сөйләште. Аллаһы Тәгалә белән Пәйгамбәребез арасында булган сүзләр "Әттәхият”тә бар.

Шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелде, Аллаһы Тәгалә намазны фарыз итте. Җиде кат күктәге фәрештәләренең кылган гыйбадәтләре ике рәкәгать намазга сыйган.

Аллаһ Пәйгамбәребез аша безгә намазны фарыз кылды. "Мин нинди бүләк белән китәм?” – дип сорагач, "Өммәтеңә илле вакыт намазны фарыз итәм", - дигән Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең җавабын ишетте. Кайтканда Рәсүлебез галәйһиссәләмгә Муса галәйһиссәләм очрады һәм киңәш биреп: "Аллаһыга кайт, минем өммәтем шулкадәрле гамәлне күтәрә, башкара алмады, дип җиңеләйтүне сора", - диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Муса галәйһиссәләм киңәше белән тугыз тапкыр Аллаһ хозурына барып, намазны җиңеләйтүне сорады һәм илле вакыт намазны биш вакытка гына калдырды.

Муса галәйһиссәләм: "Тагын сора, бәндәләрең бу гамәлне күтәрә алмаслар", — дигән. Ләкин Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: "Юк, тагын Аллаһ каршына кайтырга оялам", — диде. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә: "Бер бәндә бер изгелек кылса, ун изгелек кылтан шикелле әҗерле булыр", — дип фәрман бирде. Ягъни биш вакыт намазыбызны вакытында укысак, иншә Аллаһ, илле вакыт укыган кебек әҗерле булырбыз. Бу көнне гыйбадәттә, изгелектә, ураза тотып үткәрү саваплы санала.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе