Ирек Миңнәхмәтовны мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм үзәк эшчәнлеге белән таныштырды. Ирек Миңнәхмәтов күрмәүчеләрне компьютерга, Коръән укырга өйрәтү методикасы, тавыш яздыру студиясе һәм хуҗалык итәргә өйрәтү бүлмәсе белән танышты.
Шулай ук Ирек Миңнәхмәтов тернәкләнү узучы яшь шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән очрашты. Яшь шагыйрә җитәкчәгә мәчеткә килүе өчен зур рәхмәт әйтте һәм китабын бүләк итте.
Ирек Миңнәхмәтов сүзләренчә, ул мондый игелекле эш алып барган мәчетне беренче күргән.
- "Ярдәм" мәчете эшчәнлеге матбугат һәм җәмәгатьчелекнең зур игътибарына лаек,- диде Ирек Миңнәхмәтов.
"Ярдәм" мәчете матбугат үзәге