"Иман" нәшрияты Сөнгатулла Бикбулатовның “Дин дәресләре” хәзмәтен нәшер итте

“Татар дин галимнәре елы” кысаларында, “Иман” нәшрияты күренекле татар галиме Сөнгатулла Бикбулатовның татар теле гарәп графикасына нигезләнеп язылган “Дин дәресләре” (1 җүз) хезмәтен нәшер итте.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 28

“Татар дин галимнәре елы” кысаларында, “Иман” нәшрияты күренекле татар галиме Сөнгатулла Бикбулатовның татар теле гарәп графикасына нигезләнеп язылган “Дин дәресләре” (1 җүз) хезмәтен нәшер итте. Әсбап укучыларны ислам дине нигезләре белән таныштыра һәм мөгаллим белән шәкерт арасында әңгәмә формасында язылган.

XX гасырның башында басылган китапларда, шул исәптән “Дин дәресләре” китабында да, төрле язу принциплары кулланылган, ягъни бер үк сүзнең төрле битләрдә төрлечә язу очраклары бар. Әлеге уңайсызлыкларны бетерер өчен Әхмәд Һади Максудиның “Мөгаллим әүвәл” һәм Фатих Садыйковның “Язу кагыйдәләре” дип исемләнгән хезмәтләренә таянып һәм хәзерге татар теленең үзенчәлекләрен истә тотып, “Дин дәресләре” (1 җүз) китабына да кайбер төзәтмәләр кертелде.

Белешмә

Сөнгатулла Бикбулатов татар халкының танылган галиме, укытучысы һәм күп дәреслекләрнең авторы. Аеруча ХХ гасыр башында мәдрәсәләр, уку йортлары өчен әзерләнгән дәреслекләре белән билгеле шәхес. Шулар арасында ислам тарихы, гыйбадәт, гарәп телен өйрәнү буенча китаплары бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган. Ислам буенча кайбер хезмәтләре Япониядә дә басыла. Шунысын билгеләп китү кирәк, мәшһүр галимнең “Дин дәресләре” китабын киң катлам укучыга җиткерүдә Валиулла хәзрәт Якуповның да өлеше бар. Ул шулай ук әлеге хезмәтне газета форматында бастыру белән шөгыльләнгән дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе