Илдар хәзрәт Баязитовның «Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары» дигән китабы басылып чыкты

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары, Казандагы «Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның рус телендәге “Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары»...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 17
Бүген Татарстан мөфтие урынбасары, Казандагы «Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның рус телендәге "Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары» («Традиционный ислам: пути выхода из кризиса») дигән китабы басылып чыкты.

167 бит буларак дөньяга чыккан мәҗмугада Илдар хәзрәт Баязитовның "Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары», «Исламда социаль хезмәт факторы”, "Хәзерге заман Россия мөселманнары: империя белән ыгы-зыгы арасында”, "Бүгенге өммәт: сан ни өчен сыйфатка әйләнми” һәм башка мәкаләләре урын алган.

Бу язмаларда Илдар хәзрәтнең җитлеккән публицист һәм журналист булуы күзгә ташлана, ачык чагылыш таба. Ул әлеге мәкаләләрдә күрмәүчеләр белән ничек эшләүләрен, ягъни аларга ни рәвешле Коръәнне укырга өйрәтүләрен бәян кыла, шулай ук Россиядәге ятим балалар, татар милли хәйриячелек, җәмгыятьтәге хиҗаб мәсьәләләрен күтәрә, яшьләрдә радикалистлык проблемасын хәл кылу юлларын тәкъдим итә. Илдар хәзрәтнең "Аллаһтан курку сакал озынлыгы белән үлчәнми”, "Соңгы вакытлардагы фетнәләр турында” дигән язмалары да кызыклы гына язылган. "Аллаһтан курку сакал озынлыгы белән үлчәнми, чөнки аның хуҗасы да талашу һәм ялгышу чыганагы булуы ихтимал. Бер галимгә генә сукырларча ышанып, ә башкаларны кире кагу – бу хәл Аллаһыдан куркуны күрсәтми” дип яза Илдар хәзрәт бу мәкаләсендә.

Китапның икенче өлешендә Илдар хәзрәттән русча алынган әңгәмәләр бирелгән. Алар арасында "Һәр мөселман социаль яктан файдалы булырга тиеш», «Исламның үсешен Россиягә куркынычлы дип кабул итәргә ярамый» дигәннәре аеруча уңышлы чыккан.

Мәҗмуганың "Бераз тарих турында” дигән өлешендә исә Илдар хәзрәтнең мактанычы булган шәхси туграсы, Казандагы "Сөләйман” мәчетендә 10 ел хезмәт куюы, "Ел татары” исемен алуы, журналистикада эшли башлавына 20 ел тулуы, "Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды оешуга 5 ел булуы турындагы язмалар тупланган. Аларның күбесен "Инфо-Ислам” сайтының элекке мөхәррире, хәзерге вакытта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе Әхмәт Халиков язган. Бу китап "Ярдәм” мәчете фотолары белән дә бизәкләнгән.

 
Хәзерге вакытта әлеге мәҗмуганың татарчасы әзерләнә.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе