Илдар хәзрәт Баязитов Татарстан ЭЭМның Иҗтимагый Советына кертелде

Бүген – 21 ноябрьдә Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының коллегияләр залында Иҗтимагый Советның утырышы үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 21
Бүген – 21 ноябрьдә Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының коллегияләр залында Иҗтимагый Советның утырышы үткәрелде. Анда Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов катнашты.

Татарстан эчке эшләр министры Артем Валерьевич Хохорин катнашында узган утырышта күренекле 30 кешедән торган Иҗтимагый Совет барлыкка килде. Анда мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов та бар иде.

Иҗтимагый Совет Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы каршында киңәш бирү органы гына булып саналса да, аның әгъзаларына шактый күп хокуклар бирелгән. Алар Татарстанның ЭЭМ биналарына махсус рөхсәттән башка, җинаять кылуда шикләнелгән һәм гаепләнгән кешеләр тотыла торган урыннарга РФнең ЭЭМ тарафыннан куелган тәртиптә керә ала.

Гражданнарның хокуклары, ирекләре вә законлы мәнфәгатьләре Татарстан ЭЭМ хезмәткәрләре тарафыннан бозылу турындагы мөрәҗәгатьләре, шулай ук аларны карауның нәтиҗәләре белән танышырга мөмкиннәр.

Иҗтимагый Совет әгъзалары ике елга сайланып куела. Аларга Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгы тарафыннан расланган таныклык бирелә.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе