Илдар хәзрәт Баязитов: «Мөселманнарны, христиан һәм яһүдиләрне террорчылыкка каршы берләшергә чакырам»

Казан мөселманнары Волгоградтагы терактка тирән борчылу белдерделәр.

БӘЙЛЕ
2013 Дек 31
Казан мөселманнары Волгоградтагы терактка тирән борчылу белдерделәр. Динсез һәм милләтсез кешеләр анда халыкка каршы террорчылык акты башкардылар, алар Россиядәге тотрыклылыкны селкетергә уйлыйлар, дип белдерде Казанның "Ярдәм" мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов.

"Бу чынлап та коточкыч начар акт. Тыныч халыкка каршы шундый әшәке ысул кулланучыларны юньле кешеләр, дип атап булмый. Андый бәндәләр Аллаһының ачуына дучар булачак. Минем мондый хәлгә ачуым килә. Үз чиратында, шартлау вакытында төрле тән җәрәхәте алучылар, вафат булучыларның туганнары кайгысын ихлас күңелдән уртаклашам”,-дип хәбәр итте Илдар хәзрәт Баязитов.

Илдар хәзрәт сүзләренчә, мөселманнар, христианнар һәм яһүдләр террорчылыкка каршы берләшеп, Россиядә тынычлык һәм бердәмлек икәнен күрсәтергә тиешләр.

-Террорчылык актыннан соң, һич тә бер-береңне гаепләп, төрле коткыларга бирелергә ярамый. Без барыбыз да шуны аңлыйбыз: террорчыларның иманы да, милләте дә юк. Бәйрәмнәр алдыннан дошманнарга бернинди гаепсез кешеләрне юкка чыгару мөмкин булды, әмма аларга православие һәм ислам дине вәкилләрен ызгыштыру насыйп булмас,-дип белдерде Илдар хәзрәт Баязитов.

"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе