Узган җомгада, икенде намазыннан соң, Күрмәүче мөселманнарны Тернәкләндерү үзәге "Ярдәм” дә дини белем алучы шәкертләр урман эченә шул җиһазлар куелган мәйданга юл алды.
Әлеге җиһазларны 1982 елда элекке "Полимерфото” оешмасы җитәкчесе Фәрит Ибраһим улы Шакиров үз куллары белән төзи. Әлбәттә, булышучылар да табыла. Тиз арада бу урын казанлыларның яраткан урынына әверелә.
Бүгенге көндә әтисенең эшен улы Марат дәвам итә. Марат Фәрит улы искергән җиһазларны төзекләндереп тора, аларны буяу эшләрен дә үзе башкара. Бирегә кешеләр күп йөри. Кирәк була калса, ул алардан ярдәм сорый, аңа биредә теләп булышалар. Спорт тренеры Марат әфәнде кошларны да онытмый, аларга оялар ясап куя.
>Ә "Ярдәм”дәге күрмәүчеләрне монда алып килүнең максаты аларның сәламәтлеген ныгытудан, тренажерлар белән таныштырудан, спорт тәрбиясенә тартудан гыйбарәт иде. Биредәге халык ел әйләнәсендә, хәтта кыш көннәрендә дә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Алар спорт мәйданчыгын киңәйтү турында уйлыйлар.
Урман эчендә саф һавада спорт белән шөгыльләнү күрмәүчеләргә бик ошады. Кайберәүләр хәтта: "Бирегә тагын кайчан барабыз?”-дип сорады. Алар тренердан уңай җавап алуга иреште.