Фәрит Мөхәммәтшин: “Дөньяда фестивальләр бик күп, әмма мөселман киносы фестивале – бердәнбер. Шуңа күрә бездә – зур җаваплылык”

Казанда тугызынчы тапкыр халыкара мөселман киносы тантаналы шартларда ачылды.

БӘЙЛЕ
2013 Сен 06
Казанда тугызынчы тапкыр халыкара мөселман киносы тантаналы шартларда ачылды. "Пирамида” сәхнәсендәге тамашаны танылган театр һәм кино артисты, РФнең халык артисты Аристарх Ливанов һәм татар театры артисты Резидә Сәлахова алып барды.

Тантананың рәсми өлеше башланганчы, фестивальнең хөрмәтле кунаклары кызыл келәм буйлап узды. Традиция буенча фестивальнең президенты, мөфти шәйх Равил Гайнетдин хәләл җефете белән келәмнән беренче булып үтте.

Әйтергә кирәк: тамаша быел милли төсмерләргә бай иде. Татар телендә җырлар, милли биюләр, тарихка экскурс та халыкка тәкъдим ителде. Тантанада әле дә Казанда Универсиада рухы өстенлек итүен аңларга була иде. Фестиваль тарихында беренче тапкыр анда катнашучы илләрнең әләмнәрен тотып чыгу, башлап җибәргәндә халыкара уеннар объектлары, Казан, гомумән, киң колач белән күрсәтелде. Әле иң башта ук Коръән китабы аша милли моңнарга инде мең еллар дип сөйләп, фестивальнең нәкъ менә исламга йөз тотканлыгы ассызыкланды.

Кинофорумда катнашучыларны республиканың дәүләт хакимияте, киң җәмәгатьчелек һәм кино сөючеләр исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул фестивальдә катнашучыларның географиясе киңәюен, конкурска тәкъдим ителгән фильмнарның сыйфаты яхшыруын билгеләп үтте. Кинофорумның жюри рәисе итеп спикер православие динендәге режиссер Карен Шахназаровның чакырылуын искәртеп, "без тагын бер тапкыр үзебезнең толерантлыгыбызны, вакуумда яшәмәвебезне күрсәтәбез”, диде.

"Дөньяда фестивальләр бик күп, әмма мөселман киносы фестивале – бердәнбер. Шуңа күрә бездә – зур җаваплылык. Илебездәге һәм милли кинематографны торгызу юлында без үзебезгә максат итеп дөньяны толерантлыкка һәм бер-береңне аңлауга чакыруны куйдык”, - диде спикер, фестивальгә уңышлар теләп. "Кино галиҗәнәпләре күпмилләтле халыкка һәм, гомумән алганда, җәмгыятькә хезмәт итсен”, - дип сүзен тәмамлады ул, мөселман киносы фестиваленең зарурлыгын Россия һәм дөнья күләмендә аңлауларын ассызыклап үтеп.

Равил Гайнетдин, фестивальгә теләктәшлек итүләре өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдереп, кинофорумны уздыру идеясенең һәм концепциясенең уңышлы булуын билгеләп үтте, моның белән горурлануын әйтте. Мөфти фестивальнең кино дөньясында үз урынын табуын ассызыклап, хәтта Ислам дөньясында да мондый фестивальнең булмавын хәбәр итте. "Мин Аллаһы Тәгаләдән фестивальнең гел үсештә булуын сорыйм. Ул халыкларның якынаюына хезмәт итәчәк. Юкка гына фестивальнең шигаре итеп "Мәдәниятләр багланышы аша – аралашу мәдәниятына” дип алынмады. Без барыбыз да тыныч һәм тату яшәргә тиеш, безнең фестиваль барысын да игелек эшләргә чакыра”, - диде мөфти һәм фестивальне ачык дип игълан итте.

Быел фестивальгә хөрмәтле кунак итеп чакырылган халык артисты, "Москва слезам не верит” кинофильмы өчен Оскарга лаек булган Владимир Меньшов, Равил Гайнетдин белән аралашканнан соң, мөселман киносы фестиваленең асылына төшенгән һәм кинофорум пропагандалый торган әхлакый кыйммәтләрнең барлык диннәргә дә хас булуын, аларның үзәген тәшкил итүен аңлаган. Хәзер исә ул игелеккә өндәүче мөселман киносы төшерү теләге белән яна.

Владимир Меньшов, фестивальгә уңышлар теләп, мөселман кинофорумының чын мәгънәсендә халыкара дәрәҗәгә күтәрелүен, кинематография өлкәсендә зур уңыш казануын теләде.

РФ Мәдәният министры Владимир Мединский да сәламләү телеграммасында фестивальгә уңышлар тели.

Тантанада шулай ук кино һәм театр артисты Валентина Талызина, режиссерлар Владимир Алеников, Карен Шахназаров, балет солисты Андрис Лиепа һәм башкалар чыгыш ясады. Сәхнәгә Карен Шахназаров җитәкчелегендәге жюри әгъзалары да чакырылды. Аларга татар түбәтәйләре бүләк ителде. Тантана Казан кино фестивале гимнын башкару белән тәмамланды. Мөселман киносы фестивале 11сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе