Ел буена җитәрлек куаныч

Биектау районы "Җидекүл" (“Семиозерка”) бистәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2013 Июн 27
Биектау районы "Җидекүл" ("Семиозерка”) бистәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Әлеге чараны ТҖ МДНнең Хәйрия һәм Яшьләр бүлекләре оештырды. Шулай ук "Заман” волонтер отряды яшьләре актив рәвештә катнашты.

Сабантуйга "Апрель» Тернәкләндерү үзәге инвалид балалары һәм акыл ягыннан артта калган интернат сабыйлары чакырылган иде. Алар өчен Ренат Вәлиев җитәкчелегендәге татар эстрадасы артистлары күңелле бәйрәм программасы әзерләгән иде. Волонтерлар исә үз чиратында төрле мавыктыргыч уеннар белән балаларның күңелен ачты. Биредә һәркем үзенең иҗади сәләтен, осталыгын күрсәтте. Сабыйларның берсе дә бүләксез калмады.

Әлеге чарага 200гә якын кеше җыелды. Анда Президент аппараты хезмәткәрләре, "Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Марат Низамов һәм башкалар катнашты. ТҖ МДН җитәкчеле исеменнән мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов чыгыш ясады һәм Сабантуй карарга җыелган халыкны милли бәйрәмебез белән котлады. Ул бәйрәмнәр физик кимчелекле затларны берләштерү өчен күркәм бер гореф-гадәткә әйләнергә тиеш булуын белдерде. Татарстан Президенты аппараты каршындагы дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе вәкиле Нурислам Гыйльметдинов Сабантуйга җыелган халыкны бу бәйрәм белән котлаганнан соң, әлеге чараның социаль юнәлештәге яхшы һәм мөһим башлангыч икәнлеген билгеләп узды, ул инвалид балаларга яшьтәшләре белән аралашырга, дуслар табарга ярдәм итә. Н. Гыйльметдинов бу сабыйларның ата-аналарына сабырлыкны җуймаска, ә балаларны, бернигә карамастан, йөзләреннән елмаюны югалтмыйча, бәхетле булып калырга чакырды.

"Без бу чараны кайда уздырырга икән дип озак уйладык, -ди ТҖ МДНнең Хәйрия бүлеге җитәкчесе Ләйсән Дәүләтшина.- Без мөмкин кадәр күбрәк бала җыеп, аларны табигатькә алып чыгарга уйладык. Ә инде безгә Җидекүл бистәсе янындагы бер күркәм аланлыкны тәкъдим иткәч, әйберләрне ташу мәшәкатьләренә карамастан, шатланып риза булдык. Шул ук көнне без "Апрель» Тернәкләндерү үзәге балаларының туган көннәрен дә билгеләп уздык, бүләкләр тапшырдык. Балаларның ат яратканын белгәнгә күрә, алар өчен атка утырып йөрүләрне оештырдык”.

Сабантуй изге Коръән китабы сүрәләрен укудан башланды. Аннары Ренат Вәлиев җитәкчелегендәге артистлар коллективы башкаруында җырлар яңгырады. Соңыннан кунаклар һәм теләге булган һәркемне тәмле ризыклардан сыгылып торган табын көтә иде.

"Апрель» Тернәкләндерү үзәге ата-аналары исеменнән мин мондый бәйрәм әзерләүдә катнашкан һәркемнгә үземнең олуг рәхмәтемне белдерәм. Сабантуй балалар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә зур бәйрәм булды. Без бүген биниһая зур кәнәгатьләнү хисләре кичердек. Ә балаларның моннан алган тәэсире ел буена җитәрлек булды, дип уйлыйм”,-диде соңыннан бер баланың әнисе Наҗия Рәис кызы.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе