Дрезденда исламлаштыруга каршы урам җыенында журналистлар яраланды

Дрезденда мигрантлар арту сәбәпле, җәмгыятьтә социаль проблемаларның артуына борчылу белдергән PEGIDA һәм аларга каршы булучылар урам җыены уздырды.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 20

Дрезденда мигрантлар арту сәбәпле, җәмгыятьтә социаль проблемаларның артуына борчылу белдергән PEGIDA һәм аларга каршы булучылар урам җыены уздырды.

Дрездендагы PEGIDA (Patriotische Europäer gegen die Islamisierung des Abendlandes, ягъни "Көнбатышны исламлаштыруга каршы патриотик европалылар") дип аталган хәрәкәт үзенең бер еллыгын зур урам җыены белән билгеләде. PEGIDA урамга 20 меңләп тарафдарын чыгарды. Аларга каршы чыккан 13 меңләп кеше арасында социал-демократлар вәкиле, Саксония хөкүмәтенең интеграция эшләре министры Петра Кеппинг да бар иде.

"Тагын бер мәртәбә әйтәсем килде: без мигрантларга, чит ил кешеләренә нәфрәткә каршы. Мин төрле кешеләрнең бергә яхшы мөнәсәбәттә гомер итүләрен телим. Җәмгыятебезнең бу бүленешен туктатып, бу мәсьәләдә йөрәгебезне тыңларга чакырам", - диде министр.

PEGIDA җитәкчесе Лутц Бахман, "Без килдек, җиңәргә дип килдек" дип чыгыш ясады. Ул PEGIDA тарафдарларын "экстремистлар" дип атаган Германия эчке эшләр министры Томас де Мезьерны мәхкәмәгә бирәчәген әйтте. Германиянең күп санда мигрантларны кабул итүе сәбәпле җәмгыятьтә социаль проблемаларның артуына борчылу бар. Сүрия һәм Якын Көнчыгышның башка дәүләтләреннән качкан 700 меңнән артык мигрантның күбесен Германия үзенә ала.

PEGIDA хәрәкәте үз җыеннарында наци шигарьләрен тыя, үзләрен үтә уң көчләр белән бутамаска чакыра. Шулай да Германиянең барлык иҗтимагый һәм сәяси даирәләрендә аңа каршы хәрәкәт тә бар. Германия канцлеры Ангела Меркель халыкны ул җыеннарда катнашмаска чакырды. Дрезденда булган урам җыенында берничә журналист һәм полиция хезмәткәре яраланды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе