Динле гаиләдә дингә мәхәббәтле балалар үсәргә тиеш!

Кичә Казандагы «Ярдәм» мәчетен башкалабыз мэры Илсур Метшинның әтисе Рәис Мөҗәһит улы һәм әнисе Разия Нурулла кызы килеп карады.

БӘЙЛЕ
2013 Окт 11
Кичә Казандагы «Ярдәм» мәчетен башкалабыз мэры Илсур Метшинның әтисе Рәис Мөҗәһит улы һәм әнисе Разия Нурулла кызы килеп карады. Алар күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәгенең 3 катын да карагач, мондый корылмадан бик кәнәгать калулары хакында белдерде.

Рәис Мөҗәһит улы белән Разия ханым аннары биредә дини белем алучы инвалидлар белән дә шактый озак сөйләшеп утырдылар.

"Ярдәм”дә белем алучы шәкерт Вадим Шәйхиевтән мин бу очрашуның нинди тәэсир калдыруы хакында сорадым. Ул миңа: "Алар бик ачыклар, мәчетне күрергә килгәннәр. Үзләре бик карт та, бик яшьтә түгелләр, урта яшьләрендәдер. Булышканнары өчен без аларга рәхмәтләр әйттек. Әгәр балаларын шундый яхшы рухта тәрбияләмәгән булсалар, безгә биһисап кирәкле бу Тернәкләндерү үзәге төзелер идеме икән? Тәгаен генә әйтә алмыйм анысын. Без аларга үзебез хакында сөйләдек, ә алар үзләре турында. Аларның 3 баласы да әйбәт юлда. Шундый әйбәт очрашу булды ул безгә!”-дип сөйләде.

Тернәкләндерү үзәгенең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә Гыйльметдинова исә: "Илсур Рәис улының әти-әнисе шундый гадиләр һәм тыйнак кешеләр икән. Тәкәббер түгелләр, авырлыкларны күп күргәннәр. Шаккаттылар алар безнең Тернәкләндерү үзәген карагач. Күрмәүчеләр дога кылдылар, рәхмәтләрен әйттеләр шундый игелекле балалар үстергәннәре өчен. Алар икесе дә намаз укый. Динле гаиләдә менә шундый динле балалар үсәргә тиеш тә инде ул!”-диде.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе