Дәүләт югарылыгындагы Мәүлет кичәсе

Кичә Болгар җирлегендәге «Ак мәчет»тә соңгы Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) туган көне – Мәүлет кичәсе...

БӘЙЛЕ
2014 Янв 13
Кичә Болгар җирлегендәге «Ак мәчет»тә соңгы Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) туган көне – Мәүлет кичәсе Россия күләмендә билгеләп үтелде. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әһелләре оештырды.

Мәүлет туу дигән мәгънәне аңлата. Пәйгамбәребез милади елы исәбе белән 571 елда, һиҗри ел исәбе белән Рабигуль-әүвәл аенда дөньяга килгән.

12 гыйнварда Болгар каласында Россиянең төрле төбәкләреннән мөселманнар җыелган иде. Әлбәттә, аларның күпчелеген Татарстан вәкилләре тәшкил итте. Алар арасында Россиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәскәү каласы һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, башка төбәкләр дин җитәкчеләре, район мөхтәсибләре, имамнар, депутатлар, журналистлар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре бар иде. Шулай ук кунак сыйфатында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка җитәкчеләр дә килгән иде.

Мәүлет кичәсендә Коръән уку, гыйбадәт кылу, бу кичтә булган могҗизалы хәлләр турында әңгәмәләр уздыру бик саваплы гамәлләрдән санала. Пәйгамбәребез үзе дә ул кичтә булган могҗизалы вакыйгалар хакында сөйләргә яраткан. Мөхәммәд галәйһиссәләм туган вакытта күп төрле гаҗәеп хәлләр була. Аның бабасы, корәешләр кавеменең иң өлкән, иң мөхтәрәм затларының берсе булган Абдулмоталлиб болай сөйләгән:
-Мөхәммәд галәйһиссәләм туган кичне мин Кәгъбә тирәсендә әйләнеп, гыйбадәт кылып йөри идем. Кәгъбәтуллаһ гыйбадәттә булды һәм төннең икенче яртысында: "Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!”, "Мине мәҗүсиләрнең мыскыллавыннан коткардылар, мине наданлык чоры начарлыкларыннан азат иттеләр!”-дигән авазлар ишетелде. Мәккәдәге бөтен сыннар җимерелә башлады. Алар арасында иң зуры булган Хубал исемлесе гөрселдәп җиргә ауды. Һәм мин берсенең: "Әминә Мөхәммәдне тапты”,-дигәнен ишеттем. Аннары мин Сафа тавына күтәрелдем. Тирә-якта шундый көчле тавышлар , шау-шу яңгырап торды, әйтерсең, кешеләр генә түгел, барлык хайван һәм кошлар Мәккәгә җыелган иде.
Мин Әминә йортына таба юл алдым. Аның өендәге ишек эчтән бикле иде. Минем: "Ачыгыз”,-дип әйүемә, Әминә: "Мөхәммәд туды”,-дип җавап кайтарды. "Китер әле, карыйм”,-дигәч, ул: "Моңа рөхсәт юк. Кемдер килде һәм сабыйны өч көн дәвамында беркемгә дә күрсәтмәскә кушты”,-диде.
Мин ишекне үзем төртеп ачырга теләдем. Ләкин каршыма бите капланган, кулына корал тоткан берәү килеп чыкты һәм ул: "Абдулмоталлиб, туктал, чөнки синең оныгың янына фәрештәләр килде”,-дип боерды. Мин дерелдәп куйдым һәм бу вакыйга хакында өч көн берәүгә дә сөйли алмадым, чөнки телем тотлыгып калган иде”,-дигән.

Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньяга килгәнче кешелек җәмгыяте нык бозылып өлгерә. Бөтен җирдә караңгылык, өметсезлек хөкем сөрә. Кешеләр иманнарын югалта, хакыйкать онытыла.
Кешелек менә шундый коточкыч халәткә җиткән вакытта җир йөзенә Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһның илчесе булып килә. Ислам кануннары, шәригать кешелек җәмгыятен зур афәттән коткара. Шунлыктан, хәтта кяферләрнең дә Мөхәммәд галәйһиссәләмне кешелек дөньясындагы иң бөек шәхесләр арасында беренче зат итеп танулары гаҗәп түгел.

Болар хакында кичә Болгарда беренче Президент Минтимер Шәймиев, хәзерге Президент Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РҮДН рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе урынбасары, РМШның аппарат җитәкчесе Рушан хәзрәт Аббясов, "Ак мәчет”нең имам-хатибы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов бик тәфсилле итеп сөйләделәр. Барлык чыгышларның татарча алып барылуы да күңелләргә хуш килде. Ильяс Халиков һәм Сәетдавыд Сөеневнең мөнәҗәт укулары, ҮДН егетләренең дини касыдәләре шулай ук йөрәкләргә, кем әйтмешли, сары май булып ятты. Бу мизгелләрдә һәркемнең күңелендә бәйрәм тантанасы хөкем сөрде.

Соңыннан мин берничә дин әһеленең фикерен белү өчен, алар белән сөйләшеп алдым. Мәскәү шәһәре, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов үзенең фикерләрен болай дип белдерде: "Мәүлет – безнең татар милләтенең онытылмас ядкаре. Бу бик олы әсәрләрдә язылган. Дөрес, аның тәртибе бераз югала башлаган иде. Соңгы вакытларда милләттәшләребез аңа игътибар биреп, матур чаралар уздырырга кереште. Бүген Татарстан Диния нәзарәте, бөтен татар имамнарын бирегә чакырып, зур бәйрәм чарасы уздыруы бу оешманың үзен ияреп баручы дәрәҗәсендә түгел, бәлки милләтне, мөселманнарны ияртеп барырлык әйдәманлык сыйфатларын күрсәтеп, зур эш башкарды. Һәм, әлбәттә, Татарстан җитәкчелеге дә Болгарга шундый күркәм биналар төзергә ярдәм итмәсә, мондый бәйрәм чаралары тагын күпмедер елларга тартылган һәм сузылган булыр иде”.

Ставрополье мөселманнары мөфтие Мөхәммәд хәзрәт Рәсимов үзләрендә хәзерге вакытта 63 мәхәлләнең булуын бәян кылды. Бу төбәктә нибары 4 татар авылы бар икән. Тик зур авыллар икән алар. Мөхәммәд хәзрәт сөйләвенчә, 4 авылда 5 меңнән артык кеше яши. Тик биредә җомга вәгазьләрен русча сөйлиләр икән. "Әтием Татарстанның Апас районындагы Шәмәк авылыннан иде. 1989 елда вафат булды. Әнием карачай милләтеннән. Татарлар - көчле һәм бик акыллы милләт. Без өйдә татарча сөйләшәбез. Бездә чеченнар, дагыстанлылар күп. Шуңа күрә вәгазьләрне русча сөйлибез”,-диде Мөхәммәд хәзрәт.

Без Болгар каласында ахшам һәм ястү намазларын укып, аннары яхшы гына капкалап алгач, Казаныбызга кайтыр юлга борылдык. Күңелләребез куанычлы мизгелләр белән тулы булды. "Буревестник” ААҖ шоферы Тәлгат абыйның куйган татар җырларын тыңлап кайтулары ифрат дәрәҗәдә күркәм иде. Төнге сәгать 11дә генә торган калабызга кайтып җитүебез дә күңелләребезне шомландыра алмады, чөнки дәүләт дәрәҗәсендә уздырылган бәйрәм чарасыннан алынган тәэсирләр биниһая зур иде.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе