Кичә Казанда ТР Мәгарифне үстерү институтында Бөтенроссия “Авыл укытучысы — 2015” конкурсының соңгы III этабына чыккан 10 педагог үзләре белем биргән предметлар буенча мастер-класс тәкъдим итте.
Мастер-класс форматы жюрины өйрәнелгән теманың әһәмияте, аны өйрәнүдә кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм методлар белән таныштыру иде.
Бәйгенең бүгенге этабында жюри Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мөстәкыймова Резедә Рафикъ кызын бертавыштан абсолют җиңүче дип тапты. Резедә Рафикъ кызы — шушы авылда туып үскән, мәктәптә унынчы елын укыта. Мастер-класс өчен ул «Инглиз теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү» дигән тема сайлап алган иде. Икенче, өченче урыннарны «Мәгариф» журналының даими авторлары — Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рәфкать кызы Хафизова һәм Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Мәгъсүм кызы Кутуева бүлеште.
Бу хакта “Мәгариф” журналы редакциясеннән мәгълүмат алынды.
Искәртеп үтәбез: "Авыл укытучысы - 2015" конкурсы апрельдән бирле этаплап үткәрелде. Аны “Мәгариф” журналы ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә оештырды. Конкурска заманы өчен актуаль мәсьәлә - тәрбиягә кагылышлы юнәлеш сайлап алынган иде дип хәбәр итте "Татар-информ".