Бүген РИУда белемнәрен күтәрүче имамнар «Ярдәм» мәчетенә килделәр

Бүген, ягъни изге җомга көнендә, Казандагы Россия Ислам университетына белемнәрен арттыру өчен төрле төбәкләрдән...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 20
Бүген, ягъни изге җомга көнендә, Казандагы Россия Ислам университетына белемнәрен арттыру өчен төрле төбәкләрдән барган имамнар Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге "Ярдәм”гә килеп, мондагы уку системасы белән танышты.

Мордовия Республикасыннан Татарстанга дини гыйлемен арттыру өчен килгән Рамис хәзрәт Гобәйдуллов алар төркеменең ике дистә кешедән торуы хакында әйтте. Шунысы да мәгълүм булсын: моннан берничә ел элек Рамис хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлап киткән иде.

"Без Казанга Мордовиядән 4 имам булып килдек. Мордовиядә 64 татар авылы бар. Һәр авылда мәчетләр эшләп тора. Хәтта кайбер авылларда икешәр, ә берсендә 8 мәчет бар. Яшьләребез көннән-көн күбрәк дингә тартыла. Бу хәл безне куандыра, әлбәттә. Татарстан белән элемтәбезне югалтмыйбыз. Менә хәзер дә 10 көн дәвамында белем арттыру өчен бирегә килдек. "Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләрне укытуны күреп таң калдык”,-диде Рамис хәзрәт Гобәйдуллов.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе