Искәртеп узабыз, 17 ноябрьдә "Казан” Халыкара аэропортында "Татарстан” авиакомпаниясенең "Боинг 737” самолеты һәлакәткә очрады. Ул Мәскәү-Казан рейсын башкарган.
Борттагы 44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы һәлак булды. Бу фаҗигане тикшерү эшләре бүген дә дәвам итә.
26 декабрьдә Татарстан митрополиясенең барлык чиркәүләрендә һәм монастырьларында Казан авиафаҗигасе корбаннары истәлегенә дога кылыначак.
Татарстан мөселман өммәте һәлак булучылар истәлегенә 29 декабрьдә дога кылачак. Бу 19 ноябрьдә мәрхүмнәрне җирләү алдыннан укылган җеназа намазы белән бәйле дип хәбәр итте "Татар-информ".