Бүген - Бәраәт кичәсе

Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төне Бәраәт кичәсе (быел ул 23 июньнән 24енә каршы төнгә туры килә) дип йөртелә.

БӘЙЛЕ
2013 Июн 23
Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төне Бәраәт кичәсе (быел ул 23 июньнән 24енә каршы төнгә туры килә) дип йөртелә.

Әлеге кичә - гөнаһлардан котылу, иминлек кичәсе, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган вакыт. Бу көндә Аллаһы Тәгалә кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтен, язмышын билгели, дип кабул ителгән. Шунлыктан мөселманнар бу кичәдә дога кылалар, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга сәдака өләшәләр, һәрдаим гыйбадәттә, изгелектә булырга тырышалар.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм болай дигән: "Шәгъбан аеның 14-15 нче кичен (Бәраәт кичәсен) гыйбадәт белән уздырыгыз. Көндез ураза тотыгыз, чөнки ул кичне Аллаһы Тәгалә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар вә шулай боерыр: "Юкмы гафу сораучы, аны гафу итим. Юкмы ризык сораучы, аны ризыкландырыйм. Юкмы кайгылы вә авыру кеше, шифасын бирим. Моннан башка нинди теләкләр булса, сорасыннар, бирим”, - дияр вә бу хәл кояш чыкканчы дәвам итәр”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткәнчә, Бәраәт – догалар һәм теләкләр кабул була торган бер кичә. Бу мөбарәк кичәне мөмкин кадәр үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, милләтебез вә бөтен мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһыдан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә әнә шундый мөмкинлек бирәдер, шул рәвештчә яраткан бәндәләренә олы рәхмәтен саладыр. Шөкер итик тә, догада, гыйбадәттә булыйк.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе