Бу хәл быелның август башында килеп чыкты, тик аның хакындагы мәгълүмат ММЧга әле хәзер генә килеп эләкте. Огайо штаты автомеханигы Тони Яхл аңсыз килеш хастаханәгә китерелә.
Моңа кадәр Тонинең хатыны Мелисса иренең төш вакытында сәер сулавына игътибар итә. Хатыны ирен уятырга керешә, әмма ул уянмый. Мелисса үзенең иренә ясалма сулыш алдыра һәм "Ашыгыч ярдәм” машинасын чакыра.
Аларның өенә килеп җиткән медиклар Т. Яхлның йөрәге туктаган, дип таба һәм аңа дефибриллятор кулланалар. Бу җиһазны берничә тапкыр кулланганнан соң, медиклар ирне терелтүгә ирешә.
Хастаханәдә механикның хәле башта тотрыклыга әйләнә, әмма берничә сәгатьтән соң йөрәге кабаттан туктый. Медиклар Тони Яхлны тагын тернәкләндерү эшенә тотына. Әмма барысы да уңышсыз чыга: Тонинең йөрәге тәмам тибүдән туктый.
Табиблар рәсми рәвештә Тонине үлгән, дип танып, аның җисемен моргка җибәрергә әзерләнә. Т. Яхл янына туганнарын кертәләр. Шулчагында Тонинең улы Лоренс: "Әти, син бүген үлмисең!”-дип кычкырып җибәрә. Шунда ата кешенең йөрәге кинәт эшли башлый. Бу хәл медиклар Т. Яхлның үлемен билгеләп, 45 минут узгач барлыкка килә.
"Мин моны могҗиза, дип атыйм, чөнки андый хәлне күргәнем булмады”,-ди кардиолог Раджа Надир. Аның сүзләренчә, 20 ел вакыт эчендә ул беркайчан да үлгән кешеләрнең терелүен күрмәгән.
Медиклар Тони белән нинди хәл килеп чыкканлыгын әле хәзер дә аңлата алмыйлар. Алар аны тулысынча тикшерделәр, ләкин Тонидә бернинди йөрәк өянәге таба алмадылар.
Берничә көн узганнан соң, Тонине хастаханәдән өенә җибәрәләр. Ир кеше үзе белән нәрсә килеп чыкканлыгын исенә төшерә алмый. Хәтерендә калган соңгы нәрсә шул: аның 4 августта йокларга яткан чагы.
Язма "РБК.ру” дан алып, тәрҗемә ителде