Районның музыка мәктәбендә уздырылган чарада вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару белән бергә динебезгә багышланган фильм да күрсәтелде.
Мөфти урынбасары Нияз хәзрәт иң беренче чиратта җыелган халыкка мөфти Камил хәзрәт сәламнәрен-теләкләрен тапшырды һәм аннары иман төшенчәсен аңлатып, Ислам дине кыйммәтләре хакында сөйләде. Дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев үзенең вәгазендә дин кушканнарны үтәү, Аллаһы Тәгалә биргән бәрәкәтнең, муллыкның кадерен белү хакында сөйләде.
Чарада, шулай ук, күп еллар дәвамында "Татар календаре"н чыгаручы танылган нәшриятчы Фәния Хуҗиәхмәтова да катнашты. Ул үзенең 20 еллык нәшрият эшчәнлеге һәм мөслимә булып яшәү күркәмлеге хакында сөйләде.
"Иман нуры" кичәсе динебезгә багышланган викторина үткәрү белән тәмамланды. Мөселманнарга кагылышлы сорауларны дәгъват бүлеге хезмәткәре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов бирде. Җавап бирүчеләргә нәзарәтнең истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Мөфти урынбасары Нияз хәзрәт райондагы дини вәзгыять белән танышты, үзәк мәчеттә булды, мәхәллә халкы белән аралашты. Интернетта Алексеевский районында булган соңгы вакыйгалар уңаеннан төрле мәгълүматлар таралу борчу уятуы хакында әйтте. Мәхәллә халкы белән аралашкач, Нияз хәзрәт районда тынычлык һәм татулык саклануын күреп, шатлануын белдерде.
Нияз хәзрәт мәхәллә халкы белән аралашкач, район хакимиятенең район мөселманнары өчен зур тырышлык куюын, мәхәлләләрне кайгыртуын билгеләп узды һәм хакимият җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде дип хәбәр итте "Татар-информ".