Ул Грозный каласында күрмәүчеләр арасында Коръән уку буенча булып узган Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп чыккан Аяз Хәлимовны котлар өчен килде. Александр Михайлович Аязны бу зур уңышы белән тәбрик иткәннән соң, аңа күрмәүчеләр өчен махсус (җавс) программасы булган ноутбук бүләк итте.
Тантана вакытында Александр Терентьев: «Мәчет "Ярдәм” - Татарстандагы иң яхшы корылмаларның берсе. Республика җитәкчелеге биредә алып барылган эшне күрә”,-диде. Татарстан Президенты Департаменты җитәкчесе мәчет әһелләренең актив эшчәнлек алып барганнары, күп кенә дини проектларны уңышлы башкарганнары өчен "Ярдәм” мәчете имамы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәт белдерде.
"Бу мәчеттә Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге генә түгел, шулай ук Коръән өйрәнү үзәге дә, якшәмбе курслары да, хатын-кызлар клубы да эшли. Мәчетнең эшчәнлеген Татарстан җитәкчелеге генә түгел, башка төбәк башлыклары да югары бәяли. Мәсәлән, күптән түгел Ингушетия Президенты Казандагы Күрмәүчеләр үзәгендә булып, сезнең эшчәнлекне югары бәяләде. Татарстан "Ярдәм” мәчетенең казанышлары белән горурлана”,-диде Александр Терентьев.
Болардан тыш, Александр Михайлович ТҖ МДНдә Илдар хәзрәт карамагында булган яшьләр сәясәтенең активлашуын билгеләп узды. Билгеле булганча, бу бүлекне быелның апреленнән Айнур Әхмәтшин җитәкли.
Исегезгә төшерәбез: Аяз Хәлимов җиңгән конкурс быелның август аенда Грозныйда булып үткән иде. Анда Чечнядан, Дагыстан, Татарстан, Ставрополь краеннан һәм башка төбәкләрдән җәмгысы 18 кеше катнашты. Жюрида Дагыстан, Татарстан һәм Чечняның Коръән уку буенча белгечләре бар иде.
Белешмә: 1999 елгы Хәлимов Аяз Зөфәр улы хәзерге вакытта Казанның Яңа Савин районындагы 172 нче урта мәктәбендә (7 нче сыйныф) белем ала.
Ул 2010 елдан бирле "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән конкурста катнаша. 2011 елда "Кол Шәриф” номинациясендә – беренче, быел икенче урынны алды.
2012 елда Даль сүзлеге буенча Лихачев исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, өченче урынны яулады.
Әнисе – Гүзәл Хәлимова, "Роспотребнадзор” идарәсендә эшли. Әтисе – Зөфәр Хәлимов – төзүче. Абыйсы Дамир шулай ук төзүче.