Алехина хәзерге вакытта штаб фатирдан торып, хокук яклаучылар белән сөйләшүләр үткәрә.
Моннан алда Мария Алехина "Христ Спаситель» храмында биеп, панк гыйбадәт кылган өчен ике елга колониягә хөкем ителгән иде. Россия Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан, ул бүген иртән иртүк колониядән азат ителде.