"АКШ Мисырга хәрби ярдәмне тулысынча туктата дигән хәбәрләр чынбарлыкка туры килми, - дип аңлаткан Хейден. - Якын араларда без бер-беребезгә ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрнең нинди буласын игълан итәчәкбез. Әмма АКШ Президенты БМОның Генераль Ассамблеясе сессиясендә Вашингтон белән Каһирә арасындагы мөнәсәбәтләр өлкәсендәге ярдәмнең сакланачагы хакында ачык итеп аңларга ирек бирде”. Моннан тыш, Хейденнең белдерүендә Мисырга хәрби ярдәмнең кыскартылачагы турындагы мәгълүмат кире кагылмый.
Сишәмбедә АКШ хакимияте вәкилләре аноним шартларда Америка массакүләм мәгълүмат чараларына Мисырга җибәреләчәк хәрби ярдәмнең зур өлеше туктатылачак, дип белдерде. Вашингтонның Каһирәгә бары терроризмга каршы көрәшү һәм Синай ярымутравында иминлек саклау максатлары булган өлеше генә сакланачак. Аларның фикеренчә, бу адымның сәбәбе булып июль аенда Президент Мөхәммәд Мурсины хакимияттән читләштерү һәм шул чакларда илдә массакүләм тәртипсезлекләр кылу тора.
Америка Кушма Штатлары Мисырга ел саен 1,5 млрд доллар чамасы акча бирә. 1,3 млрд доллар чамасы аның төрле хәрби ярдәм кылуга тотыла. Калганы – икътисади ярдәм.