"Кичектергесез кул куюдан башка АКШның сайлап алу мөмкинлеге калмый, чөнки ул вакытта Америка һәм НАТО гаскәрләре Әфганстанда булмаячак”,-дип белдерде Райс Әфганстан Президенты Хәмит Карзайга.
Карзай элек илне киләсе елның апрелендәге сайлаудан соң җитәкләячәк кеше ул килешүгә имза салачак, дип белдергән иде. Райсның Кабулга килү сәбәбе дә әфган җитәкчесе ул документка кичектергесез рәвештә кул куярга тиеш, дип кодалаудан гыйбарәт.
Ак йорттагы хәбәрләргә караганда, бу очрашу вакытында Хәмит Карзай килешү төзүнең яңа шартларын әйтте. Әфган әйдәманының вәкиле сүзләренчә, алар Гуантанамо төрмәсеннән әфган әсирләрен азат итүдә булышырга, операцияләр вакытында Америка хәрбиләре әфган гражданнары йортларына бәреп кермәскә, шулай ук әфган хакимнәре һәм талиблары арасындагы сөйләшүләрдә Вашингтонның ярдәме булырга тиеш.
Хәзерге вакытта Әфганстанда 47 000 Америка хәрбие бар. АКШ җитәкчелеге киләсе елдагы хәрби операциядән соң да бу илдә 8 000 Америка хәрбиен калдыру турында сөйләшүләр үткәрде.