Агымдагы елның 9 аенда ТР Президенты Аппаратына 30 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы быел “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасында каралганнар үтәлеше мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе уздырды.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 13

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы быел “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасында каралганнар үтәлеше мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе уздырды. Очрашуда ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин, ТР Президентының Коррупциягә каршы тору сәясәте идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, ТР юстиция министры Лариса Глухова, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров катнашты.

Иң беренче булып сүз алган Алексей Панкратов бүгеннән 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган брифинглар циклы башлануы турында билгеләп узды. Ул искәрткәнчә, Татарстан – коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә беренчеләрдән булып, мөстәкыйль рәвештә, эшли башлаган төбәкләрнең берсе. Аерым алганда, 2005 елда ТРның коррупциягә каршы сәясәте стратегиясе раслана, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча бүлеге оеша (2011 елда бүлек ТР Президентының коррупциягә каршы тору сәясәте идарәсенә үзгәртеп корыла). 2006 елда “Коррупциягә каршы тору турында”гы ТР Законы кабул ителә. Шул ук исемдәге федераль закон исә 2008 елда имзалана.

Алексей Панкратов Татарстанда коррупциягә карата мөнәсәбәтнең кискен тискәре булуына игътибар юнәлтеп, халык арасында үзләренең проблемалары буенча дәүләт структураларына мөрәҗәгать итүче активистлар артуына басым ясады. “Быел 9 айда ТР Президенты Аппаратына гына да 30 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк. Шулардан 9 меңе дәүләт һәм җәмгыять, 2,5 меңе иминлек һәм хокук сагы темаларына караган. Билгеле бер дәрәҗәдә коррупциягә катнашы булган мөрәҗәгатьләр безнең идарәгә килеп ирешә, аларны язучылар белән шәхсән очрашып сөйләшергә тырышабыз”, – дип аңлатты ТР Президентының Коррупциягә каршы тору сәясәте идарәсе оештыру бүлеге мөдире.

Шакир Яһүдин билгеләп узганча, соңгы вакытта җәмгыятьтә дәүләт җитәкчелегенең коррупция чагылышларына реакциясен күзәтергә туры килде. Моңа мисал итеп ул Сахалин өлкәсенең элеккеге губернаторы Александр Хорошавин, Коми Республикасы башлыгы Вячеслав Гайзерга карата кузгатылган җинаять эшләрен китерде. ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе коррупциягә каршы тору буенча эшнең күп планлы, комплекслы һәм җәмгыятьнең, дәүләт структураларының барлык катламнарын колачлавына игътибар юнәлтте. Шул ук вакытта ул коррупциянең Россиягә генә хас булмыйча, аның дөнья күләмендәге проблема икәнлеген ассызыклады. Шакир Яһүдин сүзләренчә, бүген “Коррупциягә каршы тору турында”гы ТР Законы положениеләре дәүләт, ведомство, муниципаль дәрәҗәдә коррупциягә каршы көрәш программаларын булдыру һәм гамәлгә ашыруны, коррупциягә каршы экспертиза, мониторинг үткәрүне, җәмәгатьчелек һәм гражданлык җәмгыяте системасы белән үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруны, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген, ачыклыгын күз алдында тота. Моннан тыш, республиканың һәр ведомствосы, министрлыгы, дәүләт комитеты 1 февральгә бу юнәлештә башкарылган эшләре турында ТР Президентының коррупциягә каршы тору сәясәте идарәсе алдында хисап тотарга тиеш.

Шакир Яһүдин китергән мәгълүматларга караганда, “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” программасы кысаларында ришвәтчелеккә каршы көрәшкә быел республика бюджетыннан 5,6 млн сум акча бүлеп бирелгән, икътисад-финанс өлкәсендә катлаулы вазгыятькә карамастан, киләсе елга бу сумма 4 млн сум тәшкил итәр дип көтелә.

ТР юстиция министры Лариса Глухова, бүген Татарстанда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча 4нче дәүләт республика программасы гамәлдә, ул 4 елга кабул ителә, дип искәртеп узды. ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан, ТР Президентының Коррупциягә каршы тору сәясәте идарәсе белән берлектә, әлеге программа чараларының ни рәвешле үтәлүе тикшерелә. Быел 9 айда шундый 15 тикшерү уздырылган.

“ТРда 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын тормышка ашырганда дәүләт органнары, җирле үзидарәләр һәм гражданнар арасында элемтә булдыру зарур. Бу юнәлештә медиаҗәмәгатьчелек эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия. Быел республика гаммәви мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы юнәлтелгән 765 материал дөнья күргән”, – диде ТР юстиция министры. Ул коррупциягә каршы мониторинг йомгакларына тукталып, быел 9 ай нәтиҗәләре буенча, ришвәтчелек белән йөзгә-йөз очрашкан респондентлар саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2 процентка диярлек кимеп, 10,2 процент тәшкил иткән, диде. Коррупция очракларының кимүе күзәтелә дип билгеләп үткән респондентлар саны исә – барлык сораштырылучыларның 40,9 проценты.

Моннан тыш, башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары рәсми сайтларында коррупциягә каршы аноним сораштырулар урнаштырылган. Әйтик, ТР Юстиция министрлыгы сайтындагы әлеге сораштыруда 2014 елның октябреннән 2015 елның октябренә кадәр 3 меңгә якын кеше катнашкан. Шуларның 87 проценты, сез ришвәт бирергә әзерме, дигән сорауга, юк, дип җавап биргән.

Шул рәвешле, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, җәмәгатьчелек тарафыннан башкарылган эш үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә, дип саный Лариса Глухова. Ул билгеләп үткәнчә, быел 9 айда дәүләт программасы планы кысаларында башкаручылар тарафыннан ниятләнгән 91 чарадан 71е гамәлгә ашырылган. Ел ахырына алар үтәлеп бетәргә тиеш.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе