Әлеге курсларга 25 кеше килер, дип көтелә. Бүгенге көнгә бер дистәдән артык шәкерт Татарстан башкаласындагы гыйбадәтханәгә килде инде. Бу юлы иң зур төркем Дагыстаннан (4 кеше) һәм Пермьнән (5) булачак.
Тернәкләндерү үзәгенең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинованың сүзләренчә, әлеге курсларда белем алучыларның күбесен яңалар тәшкил итәчәк һәм алар тулысынча күрмәүчеләрдән торачак.
Шәкертләр Брайль системасы буенча Коръән укырга, җирле шартларга яраклашып йөрергә өйрәнәчәк.
Сүз уңаеннан тагын шунысын әйтү мәслихәт: "Сөләйман" мәчетендә яшүсмер кызлар өчен костюм сатыла. Бәясе - 500 сум. Аннан кергән акча күзләре күрмәүчеләрне укыту, юл чыгымнарын каплау өчен тотылачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде